Чистайда мәрҗән туй

2026 елның 22 июле, чәршәмбе

Чистайның Никахлашу сараенда бик матур бәйрәм – Силантьевлар гаиләсе – Дмитрий Владимирович һәм Светлана Леонидовнаның мәрҗән туйлары узды. 
35 ел гаилә тормышы - мәрҗән туе, ә аны шулай дип атыйлар, чөнки мәрҗән – озын гомер, ныклы гаилә, сәламәтлек һәм иминлек символы. Моннан тыш, әлеге юбилейның символик нигезе булган икенче исеме дә бар – киндер туй. Тукыма кебек материал хезмәт сөючәнлекне, өйдәге уңайлылыкны һәм җылы мөнәсәбәтләрне характерлый. 
 
Бу көнне юбилярлар һәм аларның кунаклары никахлашу тантанасының бәхетле минутларында бәйрәм рухына чумдылар. 
 
Утыз биш ел. Тормышның күп өлеше бергә, кул кулда, иңгә-иң куеп. Бүген барлык тормыш ыгы-зыгылары онытылсын, бары тик яхшылыклар: якты мизгелләр, җылы хатирәләр генә истә калсын, алар мәңгегә-уртак, бары тик сезнеке генә. Бергә яшәгән елларыгызда үстергән якынлык һәм үзара аңлашу Сезгә таяныч, таяныч булсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International