Лаеш районы ЗАГС бүлегендә игезәкләр тууы теркәлде. Бәхетле әти-әниләр Раушан белән Анастасия, икесе дә 1999 елгы. Раушан тумышы белән Нурлаттан,Анастасия Лаеш кызы. Лаешта алар инде дүрт ел яшиләр.
Сабыйлар Әмир белән Ансель 15 июньдә дөньяга килделәр. Әлегә әни һәм балалар бала туу йортында, әти инде туу турында таныклык алып, һәм улларын рәсми рәвештә теркәгән.
Яшь әти-әниләрне әлеге бәхетле вакыйга белән котлыйбыз! Малайларыгыз сәламәт, нык булып үсеп, сезне көн саен сөендерсеннәр.