Азнакай шәһәрендә чын могҗиза булды - Рәхимовларның тату гаиләсендә сигезенче бала туды.
Балага Ариана дигән матур исем кушканнар. Бәхетле әти-әниләребез Раимбай белән Олесяны чын күңелдән котлыйбыз.
Тантаналы рәвештә исем кушу Азнакай бала тудыру йортында бәйрәм рухында узды. Күп балалы гаиләне котларга район башлыгы Марсель Шәйдуллин да килгән иде. Ул әнигә һәм нәнигә сәламәтлек, шулай ук Рәхимовларның зур һәм тату гаиләсенә иминлек теләде.
Сигезенче баланың тууы - соклану һәм хөрмәт уята торган чын вакыйга. Арианага исән-сау һәм бәхетле булып үсүен, ә Раимбай белән Олесяга искиткеч балаларын тәрбияләүдә көч, сабырлык һәм чиксез мәхәббәт телибез! Аларның өендә һәрвакыт шатлык, көлү һәм үзара аңлашу хөкем сөрсен.