2026 елның 22 гыйнварында «2025 елда Татарстан Республикасында граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу эшчәнлеге һәм 2026 елга бурычлар турында»Татарстан Республикасы ЗАГС идарәсе йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышы булды.
Коллегиядә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Ринат кызы Фазлыева, юридик ярдәмне һәм хокукый хезмәтләрне үстерү һәм җайга салу департаменты директоры Роман Евгеньевич Рябый, Россия Федерациясе Юстиция министрлыгы катнашты.
Хисап доклады белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Фәнис кызы Әхмәтова чыгыш ясады.
ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова үзенең докладында билгеләп үткәнчә, 2025 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасында 122 000 гражданлык хәле акты теркәлгән, 534 меңнән артык башка юридик әһәмиятле гамәлләр башкарылган.
Туу турындагы актларның 32% тан артыгы Бердәм дәүләт хезмәтләре Порталы аша - «Бала туу» суперсервисы ярдәмендә теркәлгән.
2025 елда республика ЗАГС органнары тарафыннан никахлашу турында 24 097 акт теркәлгән. Шул ук вакытта иң өлкән кияүнең яше 92 (Азнакай районы), ә 3 кәләшнең яше 84 (икесе Казан шәһәреннән һәм берсе Түбән Кама муниципаль районыннан).
Шунысы куанычлы: республикада аерылышу турында теркәлгән актлар саны тотрыклы рәвештә кими бара – хисап чорында 10 815. Аерылышу турындагы актларның кимүе дүртенче елда күзәтелә. Никахны өзү турындагы актларның 74% тан артыгын республиканың ЗАГС органнары суд карарлары буенча рәсмиләштергән.
Республика ЗАГС идарәсе һәм органнары ел дәвамында гаилә традицияләрен популярлаштыру, ныклы гаилә кыйммәтләрен аеруча яшьләр арасында үстерү буенча зур системалы эш алып барды. 17 000 нән артык никахлашу тантанасы, 2 300 дән артык гаилә тормышының юбиляр парларын хөрмәтләү чаралары уздырылды, шуларның 1900 дән артыгы 50 ел бергә яшәде, ә 273 пар «бриллиант» юбилярлар (60 ел ирле-хатынлы), 12 пар Изге туй үткәрде (70 ел гаилә тормышына). ЗАГСларда 3321 исем кушу тантанасы узды.
Республика ГХАТ органнары эшенә республика Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева йомгак ясады.
Фото: Владимир Васильев