Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтованың «Бөтенроссия дәүләт юстиция университеты (Россия Юстиция министрлыгының РПА)» федераль дәүләт бюджет югары белем бирү учреждениесенең Казан институты (филиалы) җитәкчеләре — директоры Юрий Кулешов һәм аның уку эшләре буенча урынбасары Анна Кондратьева белән эшлекле очрашуы булды. ЗАГС тармагына яшь кадрларны җәлеп итү буенча киңәшмә үтте. Хезмәттәшлекне рәсми килешү белән ныгыту планлаштырыла.