Лениногорскиның Никахлашу сараенда Ватанны саклаучылар көне алдыннан «Безнең геройларга» акциясе башланды. Яшь пар Әфләтуновлар Айдар һәм Регина махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен Котлау открыткасына беренчеләрдән булып кул куйдылар. Кадерле яшь пар Сезгә республика акциясенә җавап биргәнегез һәм анда катнашканыгыз өчен рәхмәт. Без сезне никахыгыз белән котлыйбыз. Сез бу көн белән бәйләгән барлык өметләр һичшиксез тормышка ашсын! Мәхәббәтегезне тормыш мәшәкатьләре арасында югалтмагыз. Сезнең бәхетегез язгы күк йөзе кебек якты һәм чиста, бөтен гомерегез кебек озын һәм зур мәхәббәтегез кебек матур булсын.