ЯҢАЛЫКЛАР


17
октябрь, 2017 ел
сишәмбе

Баулының төп мәйданы реконструкциядән соң ачылды. Бу күптән көтелгән вакыйганы баулылылар Казан кунаклары  белән бергә бәйрәм иттеләр. Бәйрәмдә  Татарстан премьер-министры урынбасары  Вәсил Шайхразиев, Дәүләт Советы депутатлары Альберт Хабибуллин һәм Леонид Якунин да катнаштылар.

Сентябрьдә Әлки районы ГХАТ бүлегендә яңа туган 11 бала теркәлгән. Үткән айда 12 гаилә төзелгән, 5 пар аерылышкан, 22 кеше бакыйлыкка күчкән. Ә ел башыннан бирле 77 бала туган, 73 пар өйләнешкән, 30 гаилә таркалган, 224 райондашыбыз мәңгелеккә күчкән. Чагыштыру өчен: узган елның сентябрендә 9 бала дөньяга килгән, 10 пар никахлашкан, 2 гаилә таркалган, 21 кеше вафат булган. Елның тугыз аенда 117 бәби туган, 67 законлы никах теркәлгән, 22 пар аерылышкан, 205 кеше бакыйлыкка күчкән.

 Малай 2470 гр. һәм 47 буй белән иртәнге 12-нче октябрьда доньяга килә.

 Мамадыш районы ГХАТ бүлеген чирек гасыр дәвамында җитәкләгән Дания Вагыйз кызы  17 октябрьда үзенең туган көнен билгеләп үтә.

Дания Мөхәммәтшина - 3 нче класслы баш дәүләт киңәшчесе, хезмәт ветераны. Гаилә институтын ныгыту хезмәтендәге казанышлары өчен Татарстан Республикасы Президентының, Татарстан Республикасы Министрлар Советының ЗАГС бүлеге һәм Мамадыш районы хакимияте башлыгы тарафыннан күп санлы мактау грамоталары белән бүләкләнгән.

Түбән Кама муниципаль районы Кама Аланында Коростелевлар гаиләсе мул туйларын билгеләп үтте. 

17 октябрь көнне Түбән Кама ГХАТ Идарәсендә «Кеше тормышында ГХАТ роле» инша бәйгесенә йомгак ясалды. Бәйге Рәсәй Федерациясе ГХАТ органнарына  100 ел тулу уңаеннан уздырылды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International