ЯҢАЛЫКЛАР


2
май, 2017 ел
сишәмбе

      2 май көне  Югары Ослан муниципаль районыныӊ Килди авыл җирлегендә тантаналы төстә  Хабибуллиннар гаиләсе Нурый улы Роберт һәм Нутфулла кызы Тәскирә 50 ел  бергә тормыш сукмагы буенча кулга-кул тотынып атлауларын, алтын туйларын  билгеләп үттеләр.

2 май көнне Зәй ГХАТ бүлегендә агымдагы елның өченче пар  игезәкләр  тууы теркәлде. Бу искиткич вакыйга Гаяз һәм Елена Ахметгариевлар гаиләсендә барлыкка килде.  Әти - әни бәләкәчләргә Радель һәм Адель дигән исемнәр бирделәр. 

Апрель аенда барлыгы 68 бала дөньяга килеп, шулар арасында бер пар игезәк балаларның тууы рәсми рәвештә теркәлде. Гаиләдә беренче бала булып 27 бала, икенче бала 28 гаиләдә, 9 гаиләдә ата-аналар өченче тапкыр, ә инде дүртенче һәм аннан ары бәби алып кату бәхетенә 4 пар иреште.

Апрель аенда Баулы ГХАТ бүлегендә 17 сабый теркәлде:10-малай һәм 7 кыз. Шуларның 7се гаиләдә  беренче бала, 6 – икенче, 3 -  өченче, 1-дүртенче бала булып туган. Иң кечкенә бала 2400, ә иң зуры – 3900 грамм.

Әти-әниләр балаларына  Тамирлан, Реналь, Эмиль, Кирилл, Азат, Ильяс, Кәрим, Султан, Ислам, Саида, Сафия, Алия, Раяна, Дина, Камилла, Ясмина дигән исемнәр бирделәр.

Гадәттәгечә, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Л.М. Григореьва район җитәкчеләре каршында гражданлык хәле актларына анализ ясап, чыгыш ясады.

Алабуга ЗАГС бүлегендә апрель ае йомгаклары ясалды. Бу айда 79 – туу, 64 – үлем, 28 – өйләнешү, 25 – аерылышу теркәлгән.

"Бәхетле гаилә мәктәбе" тренингы бушлай үткәрелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International