ЯҢАЛЫКЛАР


14
гыйнвар, 2017 ел
шимбә

   Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә 14 январь көнне “Яшь гаилә мәктәбе” кысаларында 2 нче номерлы Тәтеш гомуми белем бирү мәктәбендә укучы 10-11 сыйныф укчылары арасында  “Гаилә һәм никах” дигән темага анкетага җаваплар язу үткәрелде. Анкетага 29 респондент  22 сорауга җавап бирде.

 Район психологлары тикшергәннән соң , укучылар анкета нәтиҗәләре белән таныштырылачак.

2017 елның 14 январе көнне, нәкъ искечә яңа елның беренче көнендә, Чүпрәле районы ГХАТ бүлегендә Яңа елның беренче пары теркәлде, Болар Людмила белән Дмитрий Силифанкиннар иделәр, һәм алар актлар китабының беренче битен ачтылар, аяклары берүк җиңел булсын.

2017 нче елның 13 нче гыйнварында – искечә Яңа ел көнендә  Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә Гөлчәчәк Гимазова һәм Дамир Хасаншин никахларын рәсмиләштерделәр.

 Яшьләр әйтүенчә, алар бу көнне махсус билгеләгәннәр. “Безнең бөтен борчуларыбыз да иске елда калсын һәм без матур итеп яңа тормыш башларга уйладык “,- диләр яңа язылышкан парлар.

2017 нче елның 14 январендә район ЗАГС бинасында беренче пар-Азат һәм Энҗе Кубиевларның язылышу тантанасы булды. Яшьләрнең икесе дә Аксубай районында туган һәм бүген дә анда гомер итәләр. Яңа Чишмә районында яңа ЗАГС бинасы ачылуын ишеткәч, монда килеп гариза бирделәр.

2017 елның 14 гыйнварынды Балык Бистәсе районының ГХАТ бүлеге эшчелэре күп еллар ГХАТ бүлеге җитәкчесе булып эшлэгэн - Зубкова Татьяна Константиновныны туган коне белэн котладылар.

10 нчы гыйнвар көнне Югары Ослан муниципаль  районы Соболевское авыл җирлегендә  Никоновлар гаиләсе Егор улы Геннадий һәм Трофим  кызы Нина 55 ел бергә  матур, тигез гомер итүләрен билгеләп үттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International