Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә булачак яшь парлар өчен Инструктаж.
Дуслар! Мондый очрашуларны ни өчен үткәрәбез? Барысы да бик гади. Туй тантанасы әйбәт үтсен өчен. Никахлашу Сарае белгечләре кияү һәм кәләшләргә никах теркәү тәртибе турында җентекләп сөйли, бер пар мисалында тантананың ничек узачагын күрсәтә. Һәм, әлбәттә, яшьләрне кызыксындырган барлык сорауларга да җавап бирәләр.
Без ышанабыз, әлеге консультацияләр булачак ир белән хатынга тантанада үзләрен ачык һәм тыныч тотырга ярдәм итә.
Булачак Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне турында искә төшереп, булачак яшь парлар «Февронькалар: кемне яратам, шуңа бүләк итәм» дип исемләнгән акциядә катнаштылар.