Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе «Гаилә өчен вакыт» дип исемләнгән Бөтенроссия флешмобында катнашты.

2021 елның 2 июле, җомга

Ел саен 8 июльдә илебездә чиста һәм якты бәйрәм – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелүе беркемгә дә сер түгел. Бу бәйрәм хөрмәтенә бөтен Россия буенча онлайн форматында төрле акцияләр үткәрәләр.

 Бу юлы без Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган #гаиләвакыты флешмобы кызыксындырды. Флешмобта катнашучыларга ата-аналар, әби-бабайлар танышу тарихлары турында яки үзенең икенче яртысы белән танышуын искә төшерергә тәкъдим ителә. Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсенең белгече Радмила Королькова да үзенең социаль челтәр аккаунтында үзенең мәхәббәт тарихы, тормыш иптәше Дмитрий белән ничек танышканы турында язган.

 Мондый акцияләр гаиләләргә якты тәэсирләр бүләк итү, аларның үзара мөнәсәбәтләрен мәхәббәт һәм шатлыклы хис-кичерешләр белән тутыру өчен үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International