Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда Ана (гаилә) капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды

2021 елның 7 июле, чәршәмбе

Ел саен, 8 июльдә Россиянең мөһим бәйрәме – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Һәр кешенең тормышында эш һәм дуслар гына түгел, ныклы, тату гаилә дә булуы бик шәп. Гаилә-ул йорт. Гаилә-ул мәхәббәт һәм тугрылык хөкем сөргән дөнья. Бу шатлык һәм кайгы, алар барысы да бер. Бу гадәтләр һәм традицияләр. Ә һәр гаиләнең дәвамы, әлбәттә, балалар.

2021 нче елның 7 нче июлендә, искиткеч бәйрәм алдыннан, Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда Россия Федерациясе Пенсия фонды җитәкчесе Эдуард Рафаил улы Фәттахов һәм ГХАТ идарәсе җитәкчесе Равилә Гыйльметдин кызы Зарипова тантаналы рәвештә яшь гаиләләргә ана (гаилә) капиталы дәүләт сертификатларын тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International