Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан Баулы муниципаль районы ГХАТ бүлегендә агымдагы елның беренче пар игезәкләр тууы теркәлде. Бу искиткич вакыйга Данил Таһир улы һәм Светланга Сергей кызы гаиләсендә барлыкка килде. Әти - әни кызларына Алиана һәм Аделина дигән исемнәр бирделәр.
ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре бәхетле гаиләне ихлас котлап туу турындагы таныклыклар һәм Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миннехановның котлау адресын тапшырды.