04 июльдә район башлыгы Фәрит Хөснуллин Шәйхов Марс Мөхли улын 75 яшьлек юбилее белән котлады. Районның социаль-икътисади үсешенә керткән өлеше өчен аңа рәхмәтен белдерде һәм Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырды. «Ныклы гаилә» проекты кысаларында Марс Мөхлиевич һәм Ләйсән Сабир кызы шулай ук алтын туйлары белән котлаулар кабул иттеләр.