2021 елның 3 июлендә Татарстан Халыклар дуслыгы йортында «Яшь гаилә республикасы» фестиваленең финал этабы узды. Финалда Әлки, Арча, Балтач, Тукай муниципаль районнары һәм Казан шәһәре яшь гаиләләре катнашты.
Фестивальнең төп максаты – яшь гаиләнең социаль статусын күтәрү, аның иҗади һәм интеллектуаль потенциалын үстерү, яшьләрдә төп тормыш кыйммәте буларак гаиләгә карата мөнәсәбәт формалаштыруга ярдәм итү.
Чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы, «Ныклы гаилә» Федераль партия проекты координаторы Г.Р. Нигъмәтуллина мөрәҗәгать итте һәм гадәттәгечә, 8 июльдә билгеләп үтеләчәк бәйрәм – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлады.