Баулы район ГХАТ бүлегендә 2021 елның алты аенда 89 туу турында акт теркәлде

2021 елның 2 июле, җомга

Баулы район ГХАТ бүлегендә июнь аенда 15 туу турында акт теркәлде. Туган балаларның 10-малайлар, 5- кызлар. 2 бала гаиләдә беренче булып, 10 – икенче, 2- өченче, 1-дүртенче булып туды.

Соңгы вакытта әти-әниләр балаларына исем сайлауга бик җаваплы карыйлар һәм матур мәгънәле исемнәр кушалар. Мәсәлән, июнь аенда Әмин, Артём, Илья, Ильназ, Кәмил, Кирилл, Марк, Нурислам, Руслан, Рияз, Аннман-Лилит, Виктория, Мария, Ралина, Ясмирә дигән исемнәр бирделәр.

Иң яшь анага һәм иң яшь әтигә ­­23 яшь, иң өлкән анага 47 һәм иң өлкән әтигә 49 яшь.

Шул ук вакыт эчендә ГХАТ бүлегендә 16 пар никахларын рәсми рәвештә теркәделәр. Иң яшь каләшкә 16, ә иң яшь кияүгә 19 яшь, иң олы кияүгә – 48, ә кәләшкә – 55 яшь.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International