Җәйнең беренче ае Мамадыш районына 22 сабый бүләк итте: 6 малай, 16 кыз. Аларның өчесе – гаиләдә беренче бала, бишесе – икенче, унбере – өченче, өчесе – дүртенче һәм бишенче булып аваз салганнар.
Иң тәвәккәл әнигә – 41 яшь тулган, әтигә – 45. Иң яшь әнигә – 26, әтигә – 24 тулган. Айның иң популяр исемнәре – Ильяс һәм Мәликә.
Әйтергә кирәк, ел башыннан алып районда 38 малай һәм 38 кыз теркәлгән.
Җәй айлары – яшьләрнең гаилә корырга иң яраткан вакытлары. Июнь аенда барлыгы 24 гаилә барлыкка килде, июль аена утызга якын гариза кабул ителгән. Үткән айның иң өлкән кәләшенә – 47, кияүгә – 42, иң яшь кәләшкә – 18, кияүгә – 22 тулган.