Күркәм бәйрәм Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан, Мамадыш районы ГХАТ бүлеге тиздән әни булырга әзерләнүче хатын-кызлар белән очрашу үткәрде. Очрашу район үзәк хастаханәсенең актлар залында үтте. Очрашуга җирле социаль яклау бүлеге хезмәткәре һәм психологы, торак фонды белгече, табиб акушер-гинеколог катнашты.
ГХАТ бүлеге мөдире Ландыш Шәйхетдинова бала туганнан соң кайчан, кайдан һәм нинди документлар нигезендә туу турында таныклык алуын сөйләде, сорауларга җавап бирде. Булачак әниләргә мәгълүмати буклетлар тапшырылды.
Җирле социаль яклау бүлеге хезмәткәре Гөлназ Тахавиева балалы гаиләләргә ярдәм итү өлкәсендә кертелгән яңалыкларны җентекләп аңлатты. Шул ук бүлекнең психологы Гөлнәзирә Садриева хатын-кыз барлык сораулары белән аларга үзе теләгән вакытта мөрәҗәгать итә алуын искәртте.
Шулай ук үз өлкәләрендәге яңалыклар, киңәшләр белән торакны исәпкә алу һәм бүлү бүлеге җитәкчесе инзил Сәләхетдинов һәм табиб акушер-гинеколог Миләүшә Разиновна чыгыш ясадылар.