Балтач районының сапфир юбилярлары

2021 елның 16 июне, чәршәмбе

2021 елның 13 июнь сабантуй көнендә Нөнәгәр авыл җирлеге һәм ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре авылның иң мөхтәрәм парларының берсен – Якуповлар гаиләсен сапфир туйлары белән котладылар. Гаи­лә учагы җылысында иңне-иңгә куеп яшәп, балалар үстереп, бу көнгә килеп җитү һәр пар бәхетенә дә тими. Ә Нөнәгәр авылында гомер итүче Фәрит Якуп улы белән Нурфия Мөнир кызы Якуповлар гаиләсе 45 ел матур, тату гаилә булып гомер кичерәләр. Алар тормыш ваклыкларыннан өстен була белеп, аңлашып яшәгәннәр, үз үрнәкләрендә илгә-көнгә игелек­ле балалар тәрбияләп үстергәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International