Бу бәйрәмдә һәр елны Балтач районында иң өлкән кешеләрне, яңа өйләнешкән парларны һәм яңа туган балаларның әти-әнилэрен бүләкләп үтәләр. Быел да 12 июнь көнне Балтачта Сабантуйда мәйдан уртасына районның иң өлкән кешесен- 98 яше тулган Зарипова Нина Ивановнаны зурлап чакырдылар. Яңа өйләнешкән Рөстәм һәм Гүзәлия Салихҗановлар гаиләсенә, шулай ук Сабантуй алдыннан Алексей һәм Ирина Тихоновлар гаиләсендә дөньяга аваз салган икенче кызларына район башлыгы исеменнән матур теләкләрен юллап, истәлекле бүләкләр тапшырылды.