Әгерҗедә яшьләрне Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы белән котлау

2021 елның 18 июне, җомга

2021 ел Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов Указы нигезендә Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы дип игълан ителде. Безнең Республика күпмилләтле, биредә рус, татар, удмурт, мари, чуваш милләтләре дус, тату яшиләр һәм хезмәт куялар.

Буген 2021 елның 18 июнендә Әгерҗедә Антон һәм Анастасия Попцовларның милләтара гаиләсе теркәлде. Тантаналы никах теркәү мәҗлесе затлы залда, Мендельсон маршы астында, кунаклар, тәбрикләүләр һәм тиешле туй киемнәре белән үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International