2021 елның 26 июнендә Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 50-нче пар үзенең гаилә берлеген теркәде. Алар-Закиров Руслан һәм Темирова Алина.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Мурсалимова Сирена Тимерхан кызы яшь парларны гаилә корулары белән котлады һәм никах теркәү турында таныклык тапшырды. Яшь гаиләгә тормышларының һәрвакыт наз, бәхет, мәхәббәт белән тулуын теләп «Татар милли ашлары» китабын тапшырды.