11 июнь – Россия көне алдыннан «Ныклы гаилә» проекты кысаларында район башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин Лифкать һәм Рәсимә Фазуллиннарны, Фоат һәм Рәзинә Гыйльфановларны- Алтын туйлары белән, Марс һәм Сиринә Асылгәрәевларны, Дөлфәт һәм Венера Кәлимуллиннарны – Зөбәрҗәт туйлары белән котлады.
Юбилярларга муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Николай Сахуриев, туганнары һәм якыннары да изге теләкләрен җиткерделәр. Гаиләләргә муниципаль район башлыгы Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.