Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә булачак яшь парлар өчен традицион Туй алды консультациясе үткәрелде. Тиздән алар безнең Никахлашу Сараена киләчәк, әмма инде кияү һәм кәләш статусында. Яшьләрдә никах теркәү тантанасына кагылышлы сораулар күп туа.
Тантаналар бүлеге җитәкчесе Павлова Ксения тантананың ничек узуы турында җентекләп сөйләде һәм булачак парларның барлык сорауларына җавап бирде. Никах теркәгәндә фамилия алышынуга аерым игътибар бирелде, чөнки бу процесс кайбер документларны алмаштыруга китерә. Булачак яшь парларга бу мәсьәләгә җаваплы карарга һәм алдан уйлап эш итәргә киңәш ителде.