Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегенә Бекеневлар гаиләсен Гаилә тормышы юбилее белән котлау мөрәҗәгате керде.
Сабантуй бәйрәме алдыннан район хатын-кызлар советы рәисе Гатауллина А.М., Арча шәһәренең хатын-кызлар советы рәисе Гаранина В. В. һәм район ветераннар советы җитәкчесе Хәмидуллина Р.Ш. зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтүче Робертцон һәм Сәлисә Бекеневларны котлап кайттылар. Аларга сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр, район башлыгы Нуриев И.Г. Котлау хатын, ГХАТ бүлегенең символик бүләген тапшырдылар.