Арча районы Сабантуйларында юбилярларны хөрмәтләделәр

2021 елның 17 июне, пәнҗешәмбе

Бу бәйрәмдә юбилярларны хөрмәтләү күркәм традициягә әверелде. Бу ел да искәрмә түгел.

Тимерҗан Хәбибҗан улы һәм Надимә Вагыйз кызы Мусиннарны Кәче авыл җирлеге Сабантуенда, Рөстәм Фатыйх улы һәм Флора Габделнур кызы Зариповлар гаиләсен Шушмабаш авыл җирлеге Сабантуенда хөрмәтләделәр.

Алтын юбилярларга район башлыгы И.Г. Нуриевның Котлау адреслары, ГХАТ бүлегенең символик бүләкләре һәм сабантуйның истәлекле бүләге тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International