14 яше тулган бөгелмәлеләргә тантаналы рәвештә Россия Федерациясе гражданины паспорты тапшырылды

2021 елның 10 июне, пәнҗешәмбе

10 июнь көнне Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, төп дәүләт бәйрәме – Россия көне алдыннан, 14 яше тулган бөгелмәлеләргә тантаналы рәвештә Россия Федерациясе гражданины паспорты тапшырылды. Яшь бөгелмәлеләргә паспортларны Бөгелмә шәһәре мэры урынбасары Ирина Борисовна Белова, полиция майоры Вера Борисовна Уфимцева тапшырды. Яшүсмерләрне РФ гражданинының шәхесен таныклаучы төп документны алу белән, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе җылы котлады. Ул укучыларга үз илләренең лаеклы гражданнары булуларын, аның тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен хөрмәтләүләрен, укуларында, хезмәттә, иҗатта үз казанышларының кадерен белүләрен теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International