2021 елның 5 июнендә Бөгелмә муниципаль районы ГХАТ бүлегендә агымдагы елның беренче “үзенчәлекле” игезәкләре теркәлде. Шакировлар –Марат Фәрит улы һәм Юлия Тавван кызы гаиләсендә 2021 елның 3 июнендә бер минут аерма белән игезәк пар – кыз һәм малай туды. Аларны Инсаф белән Сабина дип атадылар. Алар Марат һәм Юлия гаиләсендә өченче һәм дүртенче бала. Бәхетле ата-ана инде ике ул үстерә – Ярослав һәм Лев.
ГХАТ бүлеге белгечләре бәхетле ата-анага беренче хокук билгели торган документларны – сабыйларның туу турында таныклыкларын тапшырдылар. Шакировлар гаиләсе алдында хәзер җаваплы һәм мактаулы бурыч – лаеклы балалар үстерү һәм тәрбияләү. Алар йортында һәрвакыт тынычлык, шатлык һәм мәхәббәт хөкем сөрсен, чөнки нәкъ менә шулар бәхетле балачак нигезе.