Бөгелмә шәһәрендә Халыкара балаларны яклау көне

2021 елның 2 июне, чәршәмбе

1 июнь - Халыкара балаларны яклау көнендә Бөгелмә шәһәре ГХАТ бүлеге белгечләре, «Хатын-кызлар советы» иҗтимагый оешмасы белән берлектә, Бөгелмә РҮХ ДАССОның бала тудыру йортында әниләрне балалары туу белән котладылар, ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге теләделәр, ә сабыйларга дөньяны тануда уңышлар теләделәр, Татарстан Республикасы Президенты исеменнән чәчәкләр һәм беренче документ – туу турында таныклык тапшырдылар. Әниләргә Бөгелмә шәһәре логотибы төшерелгән яктылык кайтаручы беләзекләр һәм балалар памперслары бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International