Бөгелмә районында соңгы 5 ай эчендә туучылар саны

2021 елның 3 июне, пәнҗешәмбе

2021 елның 5 аенда Бөгелмә районында 344 бала туган, шул исәптән 185 малай һәм 159 кыз. Беренче тапкыр 122 гаилә әти-әни булган, икенче балалар 147 гаиләдә дөньяга килгән. 61 Бөгелмә гаиләсе өченче бала табып, күп балалы гаилә статусын алган. 14 гаиләдә дүртенче һәм аннан соңгы балалар туган.
 Май аенда иң популяр исемнәр - Кирилл, Егор, Арина һәм Уляна, ә Стефания, Соня, Осман һәм Ансар сирәк исемнәр булды. Иң зур гәүдә авырлыгы белән туган бала - 4294г., иң җиңеле - 1905г., иң яшь әнигә - 17, ә иң олы әнигә - 41 яшь. Иң яшь әтигә - 18, ә иң олы әтигә 45 яшь.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International