Россия көне иң яшь, иң патриотик бәйрәм. Шушы бәйрәм көнендә Баулы ГХАТ бүлегендә 6 яшьүсмергә Россия гражданы паспорты тапшырылды.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Сирена Мөрсәлимова яшьүсмерләрне Россия көне бәйрәмене, паспорт тарихы белән таныштырды. Яшь гражданнарны котлап паспортлар тапшырды.
Яшьләр өлкәннәрне хөрмәт итүче, үз илләрен яратучы, Ватанны сакларга әзер булган, Ватаныбызның лаеклы гражданнары булыр, дип ышанабыз.