Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә Россия көне алдыннан паспортлар тапшыру тантанасы үтте

2021 елның 10 июне, пәнҗешәмбе

Агымдагы елның 10 нчы июнендә, Россия көне алдыннан Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә паспортлар тапшыру тантанасы үтте. Балалар белән тарихи минутларны зур кунаклар уртаклашты. Алар арасында район Башлыгы урынбасары Айнур Әгләмов, “Бердәм Россия” җирле партиясе сәркәтибе Голнур Хурамшина, җирле МФЦ учреждениясе җитәкчесе Елена Молостова, район мәгариф бүлеге методисты Голнара Мартынова, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Ландыш Шайхетдинова бар иде.

Кулларына котеп алынган документны алганчы балаларга ил тарихы буенча мини-экзамен тапшырырга туры килде. Әйтергә кирәк, алар аны бик җиңел тапшырды.

Паспортларны малайлар һәм кызлар зур кунаклар кулыннан алдылар. Айнур Хәлим улы яшь  гражданнарны әлеге истәлекле көн белән тәбрикләде, Голнур Даут кызы “Бердәм Россия” партиясе исеменнән әзерләнгән бүләкләрне тапшырды.

Иң дулкынландыргыч минутлар булып ант әйтү булды. Ул Россия Гимны тыңлау белән тәмамланды.

Бәйрәм истәлекле фотога төшү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International