2021 елның 1 июнендә Чистай шәһәренең Скарятин паркында Халыкара балаларны яклау көненә багышланган грандиоз, күңелле, тавышлы бәйрәм узды.
Бу чарада район башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Динара Наил кызы Җәләлова да катнашты. Бәйрәм сәхнәсендә, тантаналы шартларда яңа туган балаларның әти-әниләренә туу турында таныклыклар, Котлау Открыткалары, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Күңелле аттракционнар, дәртле бию номерлары, яшь артистларның музыкаль чыгышлары бәйрәмдә катнашучыларга күңелле һәм онытылмаслык кәеф бүләк итте.