Балаларны яклау көнендә бала тудыру йортында туу турында таныклыклар тапшыру тантанасы

2021 елның 1 июне, сишәмбе

 2021 елның 1 июнендә-җәйнең беренче көнендә Әлмәт шәһәре балалар хастаһәнәсенә кергән перинаталь узәктә тантаналы рәвештә әниләр белән нәниләрне чыгару чарасы үткәрелә. Яшь әниләрне бәбиләре белән бәхетле әтиләр, туганнары каршылады.

 Балаларны тантаналы рәвештә район Советы Аппараты җитәкчесе Роза Егорова Әфләтунова, Әлмәт шәһәре хатын-кызлары, ЮХИДИ, Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт бюджет учреждениесе катнашында бәхетле әти-әниләргә автолюлькалар тапшырылды

Бу көн бала тудыру йөртыннан чыгарылучы әниләр өчен аеруча истәлекле, чөнки Әлмәт муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре шунда ук бәхетле әти-әниләргә сабыйның беренче документы-туу турында таныклыклар тапшырдылар Абдуллин Асафт Алмас улы һәм Эльвина Фларит кызы гайләсендә 2021 елның 28 май көнне уллары Адель дөньяга аваз сала, Мовламов Марат Магеррам улы һәм Алия Алмаз кызы гайләсендә 2021 елның 29 маенда кыз бала туа, аңа матур Камила исеме кушылды,Карпова Светлана Владимир кызы гаиләсендә 2021 елның 29 маенда кыз бала туа, аңа Ева исеме кушылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International