2021нче елның май аенда Мамадыш ГХАТ булегендә 11 туу очрагы теркәлгән: елның 5 нчы ае районыбызга 8 малай һәм 3 кыз бүләк итте. Туган сабыйларның берсе – гаиләдә көтеп алынган беренче балалар булса, өчесе – икенче, бишесе – өченче, ике бала – дүртенче һәм күбрәк булып аваз салган. Иң яшь әнигә 19, ә иң яшь әтигә 26 тулган. Иң өлкән әнигә 41, иң өлкән әтигә – 44 яшь. Мамадышлыларның май аенда түбәндәге исемнәргэ күзе төшкән: Владимир, Алмаз, Ралан, Иляс, Тимур, Илгиз, Арина, Эмилия, Элина. Мурат исемен ике гаилә сайлаган.