Россия көнендә Әлмәт шәһәре туйлары

2021 елның 13 июне, якшәмбе

Россия көне — 12 июнь — Россия Федерациясенең дәүләт бәйрәме. Ел саен 1990 елның 12 июнендә РСФСР Дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителгән көнне 1992 елдан бирле билгеләп үтелә.

2021 елның 12 июнендә Әлмәт шәһәренең Никахлашу сараенда 12 бәхетле пар үз гаилә берлеген кордылар. Район башкарма комитеты ГХАТ идарәсе коллективы яшь парларны истәлекле вакыйгалары белән котлый. Гаиләгез туй көнегез кебек якты, күңелле, булсын. Сезгә гаилә бәхете, җылылык, шатлык, мәхәббәт телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International