Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе «Многоликая Россия»виртуаль вернисаж әзерләде.

2021 елның 9 июне, чәршәмбе

Россия көне алдыннан ГХАТ идарәсе үз подписчиклары өчен «Многоликая Россия»виртуаль вернисаж әзерләде. Анда рус һәм татар рәссамнары иҗатында гаилә образын күрсәтергә телибез.

         Гаилә – ул мәхәббәт, тугрылык, ышаныч, хөрмәт, үзара аңлашу, уртак максат һәм уртак мәнфәгатьләр. Һәм болар барысы да буыннан-буынга тапшырыла торган традицион гаилә кыйммәтләре.

          Гаилә нидән башлана? XVIII-XIX гасыр рәссамнары гаилә башы – ата-аналарның хуплавы, дип саный. Кәләшләрне яулау күп нәрсәне хәл итте. М.Нестеровның «Патша кәләшен сайлау» картинасында, патша Алексей Михайловичның кәләше Мария Ильинична Милославская белән беренче очрашуы сурәтләнгән. Татар рәссамнарның рәсем сәнгате туй темасына багышланган зур коллекциясе бар. Аның ярдәмендә бөтен туй юлын үтәргә мөмкин – кәләш сайлаудан алып туйга кадәр. Моңа И. Мортазинның “Бәйрәм” картинасы үрнәк булып тора. Туй үтте, яшь гаиләнең тормышы башланды. Туйдан соң яшьләр әти-әниләренә кунакка барырга тиеш иде. А. Рябушкинның “Кунакка” картинасы нәкъ менә яшь парлар тормышыннан бу мизгелне күрсәтә дә инде. Беренче бала туу – гаиләдә зур вакыйга. Б. Урманче «Сара ханым белән Илдар» картинасында әлеге дулкынландыргыч вакыйганы гәүдәләндерде. «Гаилә портреты» гыйбарәсен без, гадәттә, фотография белән чагыштырабыз. Тик фотография уйлап табылмаган чакта, рус рәсемендәге портретлар бик популяр булган, чөнки үз гаиләсе турында истәлекне саклап калуның бердәнбер ысулы дип саналган. Гаилә портретларына ихтыяҗ һәрвакыт зур. В. Тропининаның “Граф Морковның гаилә портреты”дип аталган эшендә – рус гаиләсенең гомуми образы. Гаилә башлыгы үзенең якыннары арасыда.

          Шунысы кызык, рәссамнар гаилә тематикасын төрлечә ачалар. Көнкүреш сәхнәсе, бәйрәм варианты, рәссам гаилә әйләнәсендә – тормышның төрле мизгелләре һәм рәссамнарның рәсем сәнгате стильләре. Әмма бер нәрсә гасырдан гасырга үзгәрмичә кала бирә – ул рухи җылылык, дуслык хисе һәм, әлбәттә, мәхәббәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International