Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгече Түбән Кама перинаталь үзәгендәге әниләрне бала туу белән котлады.

2021 елның 1 июне, сишәмбе

Түбән Кама перинаталь үзәгендә, Халыкара балаларны яклау көнендә, ерак эш урынында, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгече Ирина Федосеева әниләрне сабыйлары туу белән котлады.

 Ана булу зур хезмәт булса да, әни булу шатлыгын тулысынча татып,  шатлык-куанычлар теләп калабыз. Ә сабыйга уңышлар, елмаюлар, сәламәтлек һәм чиксез мәхәббәт. Ирина Евгеньевна тантаналы рәвештә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның котлау хатын һәм баланың беренче документын – туу турында таныклыкны тапшырды.

 Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, безнең шәһәрнең 55 еллыгында 163 мең 265 сабый дөньяга килгән. Бу шундый яшь шәһәр өчен дә искиткеч сан. Шундый алга киткән һәм төзекләндерелгән Түбән Камада яңа туган балалар саны артыр дип ышанып калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International