Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре Түбән Кама балалар бакчасында булдылар.

2021 елның 1 июне, сишәмбе

2021 елның 1 июнендә, Халыкара балаларны яклау көнендә, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре 15 нче «Чулпан» балалар бакчасында булдылар. Дәресләр, мәктәпкәчә белем бирү идарәсе белән берлектә, Түбән Кама мәктәпкәчә учреждениеләрендә «Гаилә белеме» махсус конкурсын гамәлгә ашыру буенча проект кысаларында уза.

 «Кечкенә кеше» күңел ачу-уен программасы барышында балаларга әлеге искиткеч бәйрәмнең әһәмияте турында сөйләделәр. Никахлашу Сарае белгечләре белән бергә мәктәпкә әзерлек төркеме балалары табышмакларга җавап эзләделәр, уен – эстафетада катнаштылар.

 Күңел ачуның нәтиҗәсе булып “Һәрвакыт булсын кояш!” дип исемләнгән рәсем бәйгесе үтте, анда дуслык җиңде.

 Шәһәребезнең балаларын бәйрәм белән котлап, ГХАТ идарәсе белгечләре балаларга бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International