“Әти көне” бәйрәменә багышланган "Минем әти – үрнәк һәм таяныч!" Бөтенроссия гаилә флешмобы

2021 елның 10 июне, пәнҗешәмбе

Әти Көне алдыннан Андрей Первозванный Фонды популяр Россия җырчысы Диана Гурцкая һәм танылган сәяхәтче, рәссам Федор Конюхов ярдәме белән зур гаилә флешмобын башлап җибәрә һәм барыгызны да анда катнашырга чакыра!

Акциядә катнашу өчен кирәк:

Одноклассники яки ВК социаль челтәрләрендә әтигә багышланган рәсем, фото, видео яки текстны урнаштырырга, шулай ук постны #деньотца2021 һәм #фондандреяпервозванный хештегы белән билгеләп үтәргә.

Әлбәттә, флешмоб призлар уйнатудан башка узмый. Бу көнне 5 җиңүче очраклы рәвештә сайланачак. Бүләкләр уйнату нәтиҗәләре турында мәгълүмат 23 июньдә Андрей Первозванный Фондының ВК битләрендә урнаштырылачак. Тулырак кагыйдәләр һәм шартларны www.fap.ru сайтында карарга мөмкин.

Әтиләрегезне сөендерегез! Аларга күңелле булачак!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International