Россия Федерациясе ГХАТ органнары җитәкчеләре белән Бөтенроссия киңәшмәсе узды

2021 елның 3 июне, пәнҗешәмбе

2021 елның 2-3 июнендә Екатеринбургта Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимиятенең ГХАТ органнары җитәкчеләре белән гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвенә алуны камилләштерү мәсьәләләре буенча Бөтенроссия киңәшмәсе узды.

Чарада Россия Федерациясе Юстиция министрлыгы, Россия Федерациясе Финанс министрлыгы, Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы, Федераль салым хезмәте вәкилләре, шулай ук Россия регионнарының ГХАТ органнары җитәкчеләре катнашты.

Киңәшмә барышында ГХАТ органнарының 2020 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм киләчәккә бурычлар билгеләнде. Гражданлык хәле актларын теркәүнең бердәм дәүләт реестрын формалаштыруга югары бәя бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International