Әгерҗедән Лаврицкихлар гаиләсе - ныклы гаилә үрнәге

2021 елның 17 мае, дүшәмбе

 Лаврицких Петр һәм Надежда гаиләсе дүрт бала, җиде онык һәм оныкчыклар белән бергә якут туйларын билгеләп үттеләр. Надежда Антоновна тегү һәм бәйләргә бик ярата, шуңа күрә Казанда тегүче һөнәрен үзләштерә. Хезмәт эшчәнлеген Әгерҗедә «Гүзәл»көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатында башлаган. Аннан озак еллар санэпидемстанциядә кассир-хисапчы булып эшли. Гаилә башлыгы Петр Васильевич тумышы белән Украинадан. Армиядән соң Черкас өлкәсенең Золотонош шәһәрендә киң профильле механизатор һөнәрен үзләштерә һәм Әгерҗегә җибәрелә. Мехколонна-56 да эшли. Читтән торып Саратов техникумында техник-төзүче булырга укый. Әгерҗе-Яр Чаллы тимер юлы төзи. Пенсиягә чыкканчы тимер юлда су белән тәэмин итү остасы булып эшли. Хәзер дә ял итми – анда каравылчы булып эшли.

 – Мин шатлык белән эшкә барам һәм яраткан хатыным көтеп торган өйгә кайтам, - ди бер елдан соң 70 яшьлек юбилеен каршы алырга җыенучы Петр Васильевич.

 Петр Васильевич һәм Надежда Антоновна ныклы гаилә үрнәге булып торалар. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре Лаврицкихлар гаиләсенә Әгерҗе муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International