Гаилә көне бәйрәм итү алдыннан район мәдәният йортында тантаналы рәвештә гаилә юбилярларын котладылар: 60 ел – Мингаянов Хаматзиннур Мингаянович һәм Зәйтүнә Шәрифулла кызы, 50 ел – Шәйхиев Вахит Низам улы һәм Сәембикә Сафиулла кызы, Сөләйманов Нуриәхмәт Миннәхмәт улы һәм Рәмзия Габдулла кызы, Бәдретдинов Вәсил Фатыйх улы һәм Лира Вайс кызы.
Бәйрәмдә шулай ук тәрбиягә бала алган ике бала тәрбияләүче Шәриповлар Илдус Мәхмүт улы һәм Фәридә Минвәгыйз кызы гаиләсен дә хөрмәтләделәр.
Гаиләне Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Вафина Айгөл Камил кызы котлады.