2021 елның 24 май көнендә Балтач бистәсенең “Факел” үзәгендә мөмкинлекләре чикле булган райондашлар арасында кул эшләре арасында бәйге уздырылды. Конкурска искиткеч матур һәм шул ук вакытта катлаулы эшләр тәкъдим ителде. Бу бәйгедә Балтач ГХАТ бүлеге җитәкчесе Зөһрә Әхмәтханова катнашучыларга матур теләкләрен юллады һәм иң яшь конкурсантка махсус бүләген тапшырды.