Аңлашылмаучанлыклар һәм бәхәсләр һәр гаиләдә дә килеп чыга, әмма һәркем дә үзара мөнәсәбәтләрне җайга салу ысулын таба алмый

2021 елның 25 мае, сишәмбе

25 май көнне Бөгелмә шәһәрендә тантаналы рәвештә Килешү утыргычы ачылды. Ул шәһәр паркында урнаштырылган, анда теләсә кайсы кеше килә һәм кадерле кешесенә кирәкле сүзләр әйтә ала. Кызыл тасманы кисү хокукы әлеге утыргычны булдыру идеясе белән чыккан яшь гаилә – Щучкиннар гаиләсенә бирелде. Тантаналы чарада алтын юбилейларын билгеләп үткән гаилә парлары катнашты, алар гаилә бәхетен саклау серләре белән уртаклаштылар, шулай ук 1 ай гаилә стажы булган яңа өйләнешүчеләр дә бәйрәм кунаклары булдылар. Чараны Техника йортының вокал һәм хореография коллективлары да бизәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International