Әти-әни булу, ана булу һәм ата булу хисе бер нәрсәгә дә тиң түгел

2021 елның 27 мае, пәнҗешәмбе

Ә һәр яңа бала – яңа шатлык, ул безнең өйгә кереп, гомеребез ахырына кадәр мәңгегә безнең белән кала.

2021 елның 27 маенда Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Сидоровлар – Владимир Николаевич һәм Марина Витальевна гаиләсендә бишенче бала тууы теркәлде. Аларның Кирилл исемле уллары туды, ул борынгы грек теленнән тәрҗемә иткәндә «җиңүче» дигән сүз.

Ә Пономаревлар – Константин Сергеевич һәм Әлфия Рамил кызы гаиләсендә дүртенче ир бала туды, аңа Сергей исеме кушканнар – латин теленнән «югары», «данлыклы» дигәнне аңлата.

ГХАТ бүлеге белгече бәхетле ата-аналарга туу турында таныклык һәм Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау хаты тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International