Тукай районында юбилярлар парады

2021 елның 17 мае, дүшәмбе

Халыкара гаилә көненә багышланган чаралар кысаларында Тукай районында 60, 55, 50 һәм 45 ел бергә гомер иткән парлар катнашында бәйрәм чаралары узды.

Сәхнәдән мәхәббәт тарихы яңгырады, һәр юбиляр гаилә мактаулы актка кул куйды. Бигрәк тә балалар һәм якыннарыннан котлаулар һәм рәхмәт сүзләре күңелгә җылылык хисе бирде. Район үзенең озын гомерле бәхетле гаиләләре белән горурлана. Озак еллар мәхәббәт һәм шатлыкта яшәү- нинди бәхет!

Бәйрәмдә сапфир юбилярлар Зөфәр һәм Әлфия Галиевлар, Әнвәр һәм Сәрия Әхмәтовлар, Әгъләм һәм Махинур Шәйхетдиновлар, Раим һәм Факия Гатиятуллиннар, Фирдәвес һәм Мөнирә Гәрәевларны котлап уздылар. Зөлфекаровлар Юныс һәм Нәзирә апа гаиләсенә 55 яшь тулу уңаеннан котлау хаты тапшырылды. Әхмәтнур һәм Фәйрүзә Хөсәеновлар-алтын юбилярлар, 50 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр. Һәм, әлбәттә инде, бриллиант юбилярлар – Гарифуллиннар Миннезаки абый һәм Җәннәт апа-бергә яшәүләренең 60 еллык юбилеен билгеләп үтүче парлар-бәйрәмнең бизәге булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International