Әгерҗе районы ЗАГС бүлегендә ел саен матур гадәт буенча 100 нче баланы теркәү үткәрелә.
Бала туу- һәрвакыт зур һәм сөенечле вакыйга. Артур һәм Юлия Галиевлар гаиләсендә дә көтеп алынган нәниләре- Роберт дөньяга аваз салды. ЗАГС бүлеге тарафыннан аларның малайлары туу бик кызыклы үтте. Галиев Роберт Артур улының әти-әнисенә тантаналы рәвештә малайлары туу турында таныклык тапшырылды һәм ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан бик күп җылы сүзләр әйтелде. Бәхетле әти-әнигә гаилә бәхете һәм тигез мәхәббәт, малайларының сәламәт булып үсүен теләделәр.