Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре “Милосердие” социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә гаилә тормышы юбилярларын котладылар

2021 елның 26 мае, чәршәмбе

Бүген Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре «Кулларда бәхет» дип исемләнгән махсус проект кысаларында «Милосердие»социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә гаилә тормышы юбилярларын котладылар. Әлеге чара Түбән Кама шәһәренең 55 еллыгына багышланган иде.

Никахлашу Сарае белгечләре Хуҗиннар, Рәхимовлар, Фроловлар, Хәмидуллиннар, Юлдашовлар гаиләләрен юбилейлары белән котладылар, озак еллар бергә гомер итүләрен, җылы мөгамәләдә булуларын теләделәр. Бу парлар мәхәббәтнең мәңгелек, барлык авырлыкларны җиңәргә сәләтле хис булуын раслый алдылар.

 Зал алкышлар астында юбилярларның исемнәре Түбән Кама ГХАТ Идарәсенең Мактау китабына кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International