Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды.

2021 елның 25 мае, сишәмбе

Бүген, Россия паспорты көнендә, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә Россия Федерациясе гражданы паспортын тапшыру тантанасы булып узды.

 Төп геройлар - 14 яшь тулган 11 егет һәм кызлар. Балалар белән бу дулкынландыргыч мизгелне уртаклашырга әти-әниләр дә килгән иде.

 Никахлашу Сарае белгечләре балалар өчен паспорт белемнәренә кагылышлы сораулар белән викторина әзерләделәр. Шулай ук кунаклар өчен балалар сәнгать мәктәбе укучыларының номерлары да тәкъдим ителде.

 Бу истәлекле вакыйга белән балаларны ГХАТ идарәсе җитәкчесе Бэлла Ивановна Махотина һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсенең миграция мәсьәләләре бүлеге начальнигы, полиция майоры Баһаветдинова Галина Викторовна котлады.

 Галина Викторовна балаларга һәр россияле тормышында иң төп документ – Россия Федерациясе гражданины паспорты тапшырды.

 Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International